Мәдәният сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.Укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф хезмәткәрләрен музыка белән каршы алдылар. Сәхнәдән алар өчен җыр-биюләр башкарылды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов изге теләкләрен җиткерде, балаларны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен әйтте. "Элек-электән укытучыларга хөрмәт зурдан иде. Хәзер үзем дә укытучылар алдында дулкынланам, такта янына чыккан малай төсле хис итәм", - ди ул.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин да котлаулар җиткерде.
Бик күп укытучыларга төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң зур хөрмәт, әлбәттә, ветеран-педагогларга булды. Алар янына укучылар килеп, истәлекле бүләк һәм чәчәк тапшырдылар, баш иеп рәхмәт әйттеләр.