ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

15 октябрьдә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 205 ел тула. Шул уңайдан Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» VII төбәкара акциясе игълан ителде. Бу акциядә Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре дә актив катнаша. Яшь буынны әдәби һәм сәнгать мирасына җәлеп итү максатыннан шәһәребез һәм район китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелде.

Казанда Татарстан Кубогына грек-рим көрәше буенча 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ярышлар узды.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хәзерге  вакытта  Россиядә  эчке һәм тышкы  базарларга  чыгару  максатында  якланган “яшел  продукция” брендын  булдыру  буенча  эш  алып  барыла.   Үз продукциясенең  һәм аны  җитештерүнең  тиешле  таләпләргә  туры  килүен  раслаучы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   төргәктә  бердәм  үрнәктәге махсус тамга  кую  хокукын  алачаклар.

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 15 октябрьдә республика территориясендә урыны белән томан булырга мөмкин, җил көчәячәк. 

12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын  көз - 2019” агросәнәгать   күргәзмәсе  эше  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы нәсел  һәм  товар  терлекчелеге  өлкәсендәге  казанышлары  өчен  алтын  бүләк  алды. Шулай  ук  татар  атлары  да  аерым  бүләкләргә  ия  булдылар.    Ике  кола  айгыр да алтын  бүләк  алдылар.  

Мәдәният сарае коллективы 55 еллыгын билгеләп үтте һәм 56 нчы иҗат сезонын ачты. 

2019 елның 10 октябрендә Лениногорск шәһәрендә, Лермонтов урамы, 20 нче йорт фатирда янгын чыкты, янгын нәтиҗәсендә фатирның торак мәйданы юк ителде. 

Лениногорск полицейскилары Эчке эшләр бүлеге каршындагы Ветераннар советы рәисе Альберт Осипов, Эчке эшләр бүлеге ветераннары, шулай ук эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә «Җиңү урманы»бөтенроссия экологик-патриотик проектында катнаштылар.

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 14 октябрьдә республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы булачак, яңгыр яварга мөмкин.


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International