2019 елның 10 октябрендә Лениногорск шәһәрендә, Лермонтов урамы, 20 нче йорт фатирда янгын чыкты, янгын нәтиҗәсендә фатирның торак мәйданы юк ителде.
Янгыннарны булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- Ачык утны караучысыз калдырмагыз;
- Көнкүреш электр приборларының төзеклеген күзәтегез;
- Газ плитәсен куллану кагыйдәләрен бозмагыз;
- Балаларны үзләрен генә калдырмагыз;
- Йортта беренчел янгын сүндерү чаралары булуга игътибар итегез (огнетушители);
- Фатирда, йортта төтен датчиклары урнаштырыгыз.
Янгын чыккан очракта:
Шунда ук янгын сакчысына 01 телефоны буенча, 101 телефоны буенча хәбәр итәргә, шул ук вакытта төгәл адресны, фамилиясен, исемен, атасының исемен күрсәтергә кирәк.
Янгын бүлекләре килгәнче кешеләрне, документларны, матди кыйммәтләрне эвакуацияләү өчен мөмкин булган чаралар күрергә кирәк.
Янгын вакытында тәрәзәләр, ишекләрне ачудан тыелып торырга, тәрәзә пыялаларын ватмаска кирәк. Бинадан чыкканда ишекләрне, тәрәзәләрне ябарга кирәк, чөнки саф һава агымы утның тиз таралуына ярдәм итә.
Янгын бүлекчәләре килеп җитүгә янгын сагы вәкилләрен очратырга, бинада кешеләр булу, янгын учагының урнашу урыны, аны бетерү буенча күрелгән чаралар турында барлык кирәкле мәгълүматларны хәбәр итәргә кирәк.