Лениногорск полицейскилары Эчке эшләр бүлеге каршындагы Ветераннар советы рәисе Альберт Осипов, Эчке эшләр бүлеге ветераннары, шулай ук эчке эшләр бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә «Җиңү урманы»бөтенроссия экологик-патриотик проектында катнаштылар.
Проектның максаты-ил территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше хөрмәтенә 27 миллион агач утырту. Проект 2015 елда старт алды һәм хәзерге вакытта Россия Федерациясе төбәкләрендә 20 миллионнан артык агач утыртылган инде.