2019 елның 15 октябрендә 30нчы балалар бакчасы базасында «Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүдә балалар белән эшләүдә төрле һәм инновацион алымнарны куллану»темасы буенча балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча муниципаль база мәйданчыгы утырышы узды.
Укучыларга патриотик тәрбия бирү, гражданлык, патриотизм формалаштыру кысаларында 2019 елның 11 октябрендә 2 нче мәктәптә шәһәрдә беренче Юнармия кабинеты ачылу тантанасы булды.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, 2019 елның 28 октябрендә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Лениногорск шәһәрендәге радиотелеүзәктә планлы ремонт-профилактик эшләре үткәреләчәк, аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торачаклар.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
15 октябрь көнне Үзәк китапханәдә.Г.Тукай исемендәге әдәби аралашу кичәсе узды.
Бүген Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә мэриянең утырышлар залында Лениногорск район Советының чираттан тыш сессиясе узды.
14 октябрьдә Лениногорскида «Уңышның 7 күнекмәсе» семинар-тренингы үтте. Мәгариф идарәсенең актлар залында 52 белем бирү учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары активисты җыелды.
Лениногорск Туган якны өйрәнү музее 1 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Лениногорск муниципаль районы укучылары һәм студентлары арасында «Экспонатлар сөйлиләр» эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсына гаризалар кабул итә.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 16 октябрьдә республика территориясендә аязучан болытлы һава, карлы яңгыр яварга мөмкин.
25 октябрьгә кадәр Туган якны өйрәнү музеенда Балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшеннән күргәзмә эшли.