Лениногорск көрәшчеләренең уңышы

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Казанда Татарстан Кубогына грек-рим көрәше буенча 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ярышлар узды.

Анда шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре катнашты. Беренче әйләнештә Лениногорск җыелма командасы Зеленодольскига бирелеп, бер генә очкога калышты. Аннан Лениногорск спортчылар Зәй һәм Түбән Кама командаларын җиңде. Аннан Бөгелмә командасына җиңелделәр. Шулай итеп,  төркем этабында икенче урын яуладылар.

Казанда грек-рим көрәше буенча Татарстан Чемпионатында да  безнең көрәшчеләр катнашты. Үз үлчәү категориясендә Ильмир Миннеголов бронза медаль алды, Руслан Лущиков җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International