Лениногорскида «Уңышның 7 күнекмәсе» семинар-тренингы узды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

14 октябрьдә Лениногорскида «Уңышның 7 күнекмәсе» семинар-тренингы үтте. Мәгариф идарәсенең актлар залында 52 белем бирү учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары активисты җыелды.

Семинарда катнашучылар «soft-skills»ның төп компетенцияләре белән таныштылар. Кайбер гамәли күнегүләр катнашучының шәхесен ачуга ярдәм итте. 

Семинарны оештыручы - «Волонтер» Төбәкара доброволецлар хәрәкәте. Хәзер 11 белем бирү учреждениесендә шул ук исемдәге отрядлар барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International