Лениногорскида балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча утырыш узды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның 15 октябрендә 30нчы балалар бакчасы базасында «Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүдә балалар белән эшләүдә төрле һәм инновацион алымнарны куллану»темасы буенча балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча муниципаль база мәйданчыгы утырышы узды.

Районыбызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары әлеге юнәлеш буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үз-үзеңне тоту буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча куркынычсызлык культурасы нигезләрен формалаштыру өчен уен әсбаплары күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы чыгыш ясады, «Куркынычсызлык шкатулкасы» республика конкурсында катнашучыларга сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International