Лениногорск мэриясендә район Советының чираттагы сессиясе үтте

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә мэриянең утырышлар залында Лениногорск район Советының чираттан тыш сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр һәм район Советының һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Башка эшкә билгеләнү сәбәпле, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды. Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын йөкләү һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү кебек сораулар да каралды.

Наил Залаков безнең районда 10 елдан артык эшләде: баштан авыл хуҗалыгы тармагында, аннары Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән. Бу вакыт эчендә югары эшчәнлек һәм максатчанлык нәтиҗәсендә, ул безнең район  өчен күп эшләр башкарды.

Наил Залаков үзен оста җитәкче итеп танытты. Аның компетентлыгы һәм һөнәри осталыгы, максатка ирешүдә таләпчәнлеге һәм үҗәтлеге республика, шәһәр һәм район җитәкчелеге, җәмәгатьчелеге арасында хөрмәт уятты.

Лениногорск районы Башлыгы,  шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов депутатлар Советы исеменнән җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен Наил Ринат улына  рәхмәт белдерде.  Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте һәм эштәге югары профессионализмы өчен Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International