ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 20 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә кинәт салкынайтачак.
Казанда йөзү буенча “Спорт марафоны” спартакиадасының финалы узды. Анда Татарстанның 12 районыннан 200дән артык спортчы катнашты.
20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә бердәм Консультацияләр көне узачак. Традиция буенча бөтен республика буенча узачак әлеге чара ведомствоның 10 еллыгына багышланган.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә (2019 елның 1 декабре) туры китерелгән «кайнар линия» һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча консультацияләр үткәреләчәк.
18 ноябрь көнне Казан шәһәрендә ир-атлар арасында Самбо буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды . Лениногорск шәһәренең "JABBAR" спортчысы Алексей Назаров 90 кг авырлык категориясендә Татарстан Республикасы чемпионы булды. Финал көрәшендә Алексейга соңгы секундларда җиңү яуларга туры килде.
КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр, студентлар формированиеләре үзәге активистлары өчен Талантлар Университетының тренинг-класслар мәйданчыгында алдынгы компетенцияләрне үстерү буенча тренинг узды.
Шуны истә тотарга кирәк, мич-ул җылылык чыганагы гына түгел, янгын чыгу мөмкинлеге дә. Фатир хуҗалары һәм йорт хуҗаларының саклык чаралары турында онытулары борчый. Беренчедән, янгынның сәбәбе-мич урнаштыру кагыйдәләрен бозу. Икенче бер бәла-мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, җылылык приборы төзек булганда да күңелсезлекләр була. Еш кына мичне бензин, керосин һәм башка җиңел янып китүче сыеклыклар белән яндыру янгын белән тәмамлана.
16-17 ноябрь көннәрендә шәһәрнең уку йортлары, предприятиеләре һәм оешмалары арасында өстәл теннисы буенча Беренчелек үтте.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 18 ноябрь кичендә һәм 19 ноябрь төнендә:
16 ноябрь көнне Казанда ир-атлар арасында Киокусинкай буенча KAZAN OPEN Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Мордовия Республикасыннан,Чуашстаннан, Казахстаннан, Башкортстаннан, Ульяновск,Пермь һәм Түбән Новгород өлкәләреннән 300 дән артык спортчы катнашты.