ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

19 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә 600 нче бала тууы рәсми рәвештә теркәлде, дип хәбәр итәләр бүлектән.


Аллен исемле ир бала өченче бала булып Лиорек Алексей һәм Елена гаиләсендә дөньяга килгән. ЗАГС бүлеге белгече Гөлнара Таһирҗанова шатлыклы вакыйга белән котлап, баланың беренче һәм иң төп документын - туу турындагы таныклыкны һәм котлау открыткасы тапшырды.

Хәзерге дөньяда без хәл итү аерым якын килүне һәм законнар белән җайга салуны таләп итә торган ситуацияләр белән очрашабыз. Мәсәлән, җир сатып алганнар, анда йорт салганнар, ә бу йортка коммуникацияләр ясап булмый: күрше участок комачаулый. 

5 нче мәктәп базасында «Ел укытучысы»конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйге «укытырга һәм укырга»шигаре астында узды.

20 ноябрь көнне 00 сәгать 45 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә шәһәрдә, Свобода урамы, 119нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

2019 елның 27 ноябрендә Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт адресы буенча (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керү юлы) «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 18-28 ноябрендә Лениногорск муниципаль районы территориясендә административ штрафлардан качып йөрүче затларны ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту максатыннан "Бурычлы» профилактик операциясе үткәрелә.

Хөрмәтле кулланучылар-гражданнар!

2019 елның 5 декабреннән "Лениногорск" УОН яңа адрес буенча урнашачак. Күрсәтелгән датадан башлап исәп-хисап үзәге хезмәтләрен алу өчен халыкка Лениногорск шәһәре, Ленин урамы, 26 йорт 1нче корылма адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.  («Татэнергосбыт»АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Лениногорск офисы бинасы).

18 ноябрь көнне 2нче урта мәктәптә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды.

Соңгы 7 елда торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләрне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының 511 хезмәткәре һәм ведомствоның 199 ветераны алды.

2019 елның 20 ноябрендә 10.00 сәгатьтә 7нче урта мәктәп базасында (Школьная ур., 8 йорт) балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Кабул итүгә язылу өчен 8(85595)5-09-41 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International