МЧС кисәтә - ягу сезоны башланды!

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Шуны истә тотарга кирәк, мич-ул җылылык чыганагы гына түгел, янгын чыгу мөмкинлеге дә.  Фатир хуҗалары һәм йорт хуҗаларының саклык чаралары турында онытулары борчый. Беренчедән, янгынның сәбәбе-мич урнаштыру кагыйдәләрен бозу.  Икенче бер бәла-мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, җылылык приборы төзек булганда да күңелсезлекләр була. Еш кына мичне бензин, керосин һәм башка җиңел янып китүче сыеклыклар белән яндыру янгын белән тәмамлана. 

Торакта янгыннарның тагын бер киң таралган сәбәбе-көнкүреш электр җылыту приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Электр приборларының, җайланмаларның һәм машиналарның ассортименты көннән-көн арта бара. Дөрес, еш кына кешеләр цивилизациянең әлеге продуктларыннан файдалану кагыйдәләрен санга сукмый, бу еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә.

Мондый янгыннарның сәбәбе-кулдан ясалган җылыту приборларын куллану, төзек тоташтыру вилкасы булмау, электр приборларын янәшәдә янган конструкцияләр, изоляцияне бозып электр үткәргечләрне куллану.

Күп кенә кешеләр үз йортларында янгын чыга алмый, дип саный. Тик сак булыгыз, ул беркемне дә аямый. Янгын куркынычсыызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International