16 ноябрь көнне Казанда ир-атлар арасында Киокусинкай буенча KAZAN OPEN Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Мордовия Республикасыннан,Чуашстаннан, Казахстаннан, Башкортстаннан, Ульяновск,Пермь һәм Түбән Новгород өлкәләреннән 300 дән артык спортчы катнашты.
Лениногорск шәһәреннән әлеге турнирда Аркавий Кирилл катнашты. Безнең көрәшче финалга чыкты һәм 2 нче урынны яулады.