Лениногорскида өстәл теннисы Беренчелеге җиңүчеләре билгеле булды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

16-17 ноябрь көннәрендә шәһәрнең уку йортлары, предприятиеләре һәм оешмалары  арасында өстәл теннисы буенча Беренчелек үтте.

Беренче көнне Лениногорск нефть техникумының спорт залында Иң яхшы теннисчылар исеме өчен уку йортлары студентлары көрәште. Нәтиҗәләр :

Команда зачетында ЛМХПК командасы бронза алды, ЛПКДА көмеш, ЛНТ командасы алтын медальләргә лаек булды.

Шәхси зачетларда урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кызлар арасында беренче урынны Широкова Анастасия (ЛНТ), икенче урынны Князкина Елена (ЛНТ), өченче урынны Прокофьева Дарья (ЛНТ) яулады.

Егетләр арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: өченче урында-Захарова Владислав (ЛПК), икенче урында-Кошкин Алексей (ЛПК), өченчедә-Әхмәтҗанов Шамил (ЛНТ).

Беренчелекнең икенче көнендә уенда үз көчләрен сынарга шәһәр предприятиеләре вәкилләре килде.

Команда зачетында беренче урынны «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖ яулады, икенче урында – «Лениногорскнефть» , өченче урында - «Лениногорскгаз»ЭПУ.

35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында призлы урыннарны түбәндәге катнашучылар алды: бронза-Николаев Виталий( Лениногорскгаз), икенче урында-Бельтиков Павел («Лениногорскнефть» идарәсе), Алтын-Гыйматдинов Альберт (ЛенРемСервис).

35 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында түбәндәге призерлар ачыкланды::

Беренче урынны А. Н.Фадеев(НГДУ), көмеш медальне Ф. А. Хаматшин (ЛенРемСервис) алды, өченче урынны Е. А. Лямов (РемСервисТранспорт) яулады.

Хатын-кызлар арасында иң яхшы теннисчы булып Низамова Әлфия (Лениногорскгаз) танылды, аның артыннан Шириева Надежда (ЛенРемСервис) бара, Лапицкая Татьяна (шоп Витязь) бронза медаль яулады.

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International