Лениногорскида 600нче бала туды

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә 600 нче бала тууы рәсми рәвештә теркәлде, дип хәбәр итәләр бүлектән.


Аллен исемле ир бала өченче бала булып Лиорек Алексей һәм Елена гаиләсендә дөньяга килгән. ЗАГС бүлеге белгече Гөлнара Таһирҗанова шатлыклы вакыйга белән котлап, баланың беренче һәм иң төп документын - туу турындагы таныклыкны һәм котлау открыткасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International