Хөрмәтле кулланучылар-гражданнар!
2019 елның 5 декабреннән "Лениногорск" УОН яңа адрес буенча урнашачак. Күрсәтелгән датадан башлап исәп-хисап үзәге хезмәтләрен алу өчен халыкка Лениногорск шәһәре, Ленин урамы, 26 йорт 1нче корылма адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. («Татэнергосбыт»АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Лениногорск офисы бинасы).
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләп була:
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында(<url>) https://uslugi.tatarstan.ru/);
банкларның хезмәт күрсәтү офисларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында;
банкларның онлайн-сервисларында;
"Россия Почтасы»бүлекләрендә.
Исәпләү приборларының күрсәткечләрен уңайлы булган теләсә кайсы ысулга тапшырырга мөмкин:
- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 15-25 числода;
- банкларга хезмәт күрсәтү офисларында квитанция түләгәндә, "Россия почтасы" бүлекчәләрендә»
- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, «АК БАРС», «Россия Саклык банкы»банкларының мобиль кушымталарында.