20 ноябрь көнне 00 сәгать 45 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә шәһәрдә, Свобода урамы, 119нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, 4 квадрат метрлы йокы бүлмәсе яна торган була. Беркем дә ярдәм сорап кычкыручы булмый.
Янгынның күрше корылмаларга күчү куркынычы булмый. Янгын сүндерүчеләр йокы бүлмәсендә идәндә ир-ат мәете табалар. Ул 66 яшьлек йорт хуҗасы була.
Янгын чыгуның беренче фаразы – электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләр бозылу.