Мини-футбол буенча Лениногорск мәктәп лигасы эше көчәя бара

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Мини-футбол буенча мәктәп лигасы, ярыш буларак, быел беренче тапкыр үткәрелде. Аңа әзерлек өч елдан артык барды. Аңа «Мәктәпкә мини – футбол» дигән Гомумроссия проекты нигез булып торды.

Проектның төп максатлары һәм бурычлары:

- футболны популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- хәрәкәт активлыгын арттыру, актив ялны үстерү;

- спорт бәйрәмен оештыру һәм үткәрү;

- җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү, максат белән, иң көчлеләрне ачыклау;

- республика турнирларында катнашу өчен җыелма командаларны формалаштыру.

Катнашучылар контингенты: шәһәр һәм район укучылары. Лига ике этапта уза:

1 этап-8-9 сыйныф егетләре һәм кызлары (октябрь - ноябрь)

2 этап - 6 – 7 сыйныф егетләре һәм кызлары (гыйнвар-февраль–март айлары)

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, «Мәгариф идарәсе», шәһәр администрациясе һәм нефтьчеләребез ярдәме белән әлеге чара уздырыла башлады. 

Быелгы 1 этап (8-9 сыйныфлар) 16 октябрьдә башланды, анда 10 егет һәм 6 кыз командасы катнашты һәм 27 ноябрьдә «Юность» спорт комплексында финал матчлары белән тәмамланды.

Катнашучыларның сүзләренә караганда, турнир кызыклы һәм эмоциональ булды. Ә җиңүчеләргә һәм призерларга татлы бүләкләр, кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Урыннар, егетләр арасында:                                                          

1 урын-МБОУ " СОШ № 5»                                                 

2 урын-МБОУ " СОШ №10»                                                  

3 урын-МБОУ " Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе»                       

Кызлар арасында:

1 урын-МБОУ  "13 нче мәктәп»

2 урын-МБОУ "СОШ №5»

3 урын - МБОУ " СОШ №8»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International