26 ноябрь көнне Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева "Балачакны саклагыз" акциясе үткәрде. Акциянең максаты: ата-ана компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү һәм гаилә институтын ныгыту.
Акция барышында өлкәннәр һәм балигъ булмаганнарга имин тормыш кагыйдәләре турында сөйләделәр. Акциядә катнашучыларга бала хокуклары турында мәгълүмат белән белешмәлекләр тапшырылды.
Акциядә катнашучылар сүзләренә караганда, һәр баланың балачагы булырга тиеш, һәркем үзенә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек.