27 ноябрьдә шәһәребезнең 24 нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җәяүлеләргә багышлау» бәйрәме узды.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр һәм җырладылар. Әлеге чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлекчәсе начальнигы Зөлфия Рахманова катнашты. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белергә һәм үтәргә кирәклеген аңлатты, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм азагында балалар бергәләшеп "Җәяүлеләргә багышлау" тантанасында катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның алган белемнәре киләчәктә шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итүенең нигезе булыр дип өметләнәбез.