5 декабрь көнне Шөгер урта мәктәбенең «Мәгариф үсешенең яңа формалары фонды» Федераль дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан оештырылган «Игелекле дәресләр «Бөтенроссия акциясе кысаларында Шөгер мәктәбендә танып-белү дәресләре үткәрелде.
ТР Гидрометүзәкнең мәгълүматларына караганда, 6 декабрьдә: болытлы, төнлә һәм иртән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем аз; көндез явым-төшемсез.
Электрдан эшли торган теләсә нинди көнкүреш техникасы белән сак булырга кирәк, ул янып чыгарга мөмкин.
Инкассациянең Татарстан Республикасы идарәсе - «РОСИНКАС» берләшмәсе филиалы - җитәкчесе Васим Вахитов инкассациянең Лениногорск участогы башлыгы Илшат Гыйльмановка «Иң яхшы участок» күчмә кубогын тапшырды, барлык хезмәткәрләргә премия бирелде.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Садовников җитәкчелегендәге мәдәният сараеның концерт бригадасы Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында концерт белән булып кайтты.
3 декабрь көнне АНО «ЦСП «Долголетие»дә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Дусларны кунакка чакырдык» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Чарада катнашучылар СССР чорларын искә төшерделәр, ретро-викториналарда катнаштылар.
Лениногорск районы мәктәпләрендә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акциянең беренче этабы тәмамланды. Ике ай дәвамында укучылар ток чыганакларын «Дюрасел Раша»компаниясе биргән махсус пакетларга җыйдылар. Чара барышында 750 кг чамасы батарейка җыелды.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә яңа ел чараларын әзерләү һәм оештыру буенча киңәшмә узды.
4 декабрьдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алу өчен XV ачык республика конкурсының лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанаcында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин рәислегендә узды.
3 декабрьдә Мәдәният сараеның кече залында сәламәтлеге чикле кешеләргә багышланган Бөтенроссия декадасы уңаеннан “Бер-беребезне яклап кул сузыйк” балалар хәйрия концерты узды. Концерт җирле “Дари добро” иҗтимагый оешмасы балалары өчен оештырылган иде.