Мәдәният сараеның кече залында балалар хәйрия концерты узды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

3 декабрьдә Мәдәният сараеның кече залында сәламәтлеге  чикле кешеләргә багышланган Бөтенроссия декадасы уңаеннан “Бер-беребезне яклап кул сузыйк” балалар хәйрия концерты узды. Концерт җирле “Дари добро” иҗтимагый оешмасы балалары өчен оештырылган иде.

Мәдәният сараеның  яшь артистлары: «Барби» вокаль шоу-төркеме, «Талант» вокаль студиясе һәм «Браво» нәфис сүз студиясе  тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.

Бу җылы очрашу балаларның хәтерендә озак сакланыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International