Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә яңа ел чараларын әзерләү һәм оештыру буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шулай ук шәһәр һәм район Советы, предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең бәйрәм чараларын әзерләүче һәм оештыручы структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Яңа ел шәһәр чыршысын оештыру һәм бизәү буенча Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Артур Мөхәммәтшин һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Вера Маркелова таныштырды.
Традиция буенча төп шәһәр чыршысы һәм бәйрәм шәһәрчеге «Юбилейный» паркында урнашачак. Шәһәрне, әлбәттә, Яңа елның төп геройлары - Кыш Бабай һәм Кар кызы, 2020 ел символы, таулар, таганнар, карусельләр, яктылык композицияләре бизәячәк. Биредә бәйрәм сәүдәсе дә булачак.
Тагын бер яңа ел мини-шәһәрчеге Үзәк мәйданда урнашачак, анда һәр лениногорскилы шугалакка бара һәм кышкы чорда эшләячәк кар тавында йөри алачак, шулай ук тимераяклар, сноутюбинглар прокаты да тормышка ашырылачак.
Шәһәр күлендә амфитеатр мәйданчыгында кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен «Тылсымлы әкият» күңел ачу программасы, таулардан шуу, татлы һәм кайнар эчемлекләр булачак. Бу хакта Мәдәният идарәсе башлыгы Гөлнара Зарипова һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров хәбәр итте.
Шулай ук шәһәрдә һәм районда предприятиеләр, учреждениеләр, барлык милек рәвешләрендәге оешмалар биналарын һәм аларга якын территорияләрне иң яхшы һәм оригиналь бизәүгә «Яңа ел бизәкләре» конкурсы игълан ителде. Конкурс турында нигезләмә белән катнашучыларны Лениногорск районы Советы аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов таныштырды.
«Лениногорские вести» һәм «Заман сулышы» җирле басмаларына язылу компаниясен оештыру турында «ТАТМЕДИА» АҖ баш мөхәррире Миләүшә Глухова мәгълүмат бирде.Яңа ел бәйрәмнәре чорында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Виталий Слабодин сөйләде.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәтләргә, оешмаларга һәм учреждениеләргә шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уздырыла торган масштаблы бәйрәм чаралары әзерләүгә актив кушылырга, административ биналар, янәшәдәге территорияләр фасадларын бәйрәм белән бизәүне тәэмин итәргә, предприятиеләрнең керү урыннарын бизәргә һәм, әлбәттә, бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда иминлек турында онытмаска кушты.
Тиздән Лениногорск халкы иң әкияти һәм тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елны билгеләп үтәчәк. Бәйрәм иллюминациясе шәһәрне, кышкы шәһәрчекләрне, шугалакларны, уен мәйданчыкларын бизәр. Халыкка яңа ел кәефе телибез!