ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

6-7 декабрьдә Лениногорскиның “Яшьлек” спорт комлексы базасында Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча 37 нче республика турниры уза. Ярышларда Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстаннан 230 көрәшче катнаша.

5 декабрьдә Лениногорск Мәшгульлек үзәге, Инвалидлар декадасы кысаларында, Лениногорск политехник колледжында вакансияләр ярминкәсе уздырды, ул шулай ук физик мөмкинлеге чиклеләр өчен дә булды.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2 нче мәктәпнең Әтиләр советы инициативасы белән 2019 елның 30 ноябрендә "Әти һәм мин-мастер гаилә»конкурсы үткәрелде. 4 нче номерлы территориаль иҗтимагый үзидарә чараны үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтте. Әтиләр уллары белән бергә агач кораллары белән эшләү күнекмәләрен, интеллектуаль белемнәрен, командада эшли белүләрен һәм гаилә дуслыгын күрсәттеләр.

«Надежда» психология-педагогия хезмәтендә педагог-психологлар, логопедлар һәм социаль педагогларның «Социаль куркыныч хәлдәге укучылар һәм гаиләләр белән профилактик эш үзенчәлекләре» темасы буенча утырышы булды.

5 декабрь көнне Шөгер урта мәктәбенең «Мәгариф үсешенең яңа формалары фонды» Федераль дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан оештырылган «Игелекле дәресләр «Бөтенроссия акциясе кысаларында Шөгер мәктәбендә танып-белү дәресләре үткәрелде.

ТР Гидрометүзәкнең мәгълүматларына караганда, 6 декабрьдә: болытлы, төнлә һәм иртән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем аз; көндез явым-төшемсез.

Электрдан эшли торган теләсә нинди көнкүреш техникасы белән сак булырга кирәк, ул янып чыгарга мөмкин.

Инкассациянең Татарстан Республикасы идарәсе - «РОСИНКАС» берләшмәсе филиалы - җитәкчесе Васим Вахитов инкассациянең Лениногорск участогы башлыгы Илшат Гыйльмановка «Иң яхшы участок» күчмә кубогын тапшырды, барлык хезмәткәрләргә премия бирелде.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Садовников җитәкчелегендәге мәдәният сараеның концерт бригадасы Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында концерт белән булып кайтты.

3 декабрь көнне АНО «ЦСП «Долголетие»дә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Дусларны кунакка чакырдык» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Чарада катнашучылар СССР чорларын искә төшерделәр, ретро-викториналарда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International