Лениногорск районы мәктәпләрендә файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акциянең беренче этабы тәмамланды. Ике ай дәвамында укучылар ток чыганакларын «Дюрасел Раша»компаниясе биргән махсус пакетларга җыйдылар. Чара барышында 750 кг чамасы батарейка җыелды.
Шәһәр мәктәпләре арасында 12нче лицей абсолют җиңүче булып танылды. Район мәктәпләре арасында «Иң актив мәктәп» номинациясендә Шөгер мәктәбе (47 кг), Яңа Сережкино мәктәбе (10 кг), Подлесный мәктәбе (8 кг) җиңүче булып тора.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре раслаганча, Лениногорск укучылары батарейкалар кулланудан әйләнә-тирәлеккә зур зыян килүен аңлыйлар, шуңа күрә аларны аерым җыярга кирәклеген беләләр.