ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 10 гыйнварында Татарстан территориясендә урыны белән һава торышының 1-2 км га начараюы, бозлавык, төнлә һәм иртән 15-17 м/с ка кадәр көчле җил көтелә.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын да зуррак хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итте. Җиңүчеләр 100әр мең сум күләмендә бүләк алачаклар.
9 гыйнвардан башлап 18 гыйнварга кадәр республиканың медицина учреждениеләрендә кышкы чорда травматизмны профилактикалау буенча тематик ункөнлек үткәрелә.
"Кышкы каникуллар! " дигән киң масштаблы профилактик чара кысаларында Лениногорск шәһәренең каратэ буенча «Катана» спорт – клубында балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, профилактик әңгәмә үткәрелде.
Лениногорск шәһәренең 9 нчы балалар бакчасында «Кышкы каникуллар» дигән профилактик чаралар узды. Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәрвакыт актуаль. Чөнки балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә үзләштереп калмый, юлда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә дә өйрәнә. Шулай итеп, барлык яшь төркемнәрендә юлларда куркынычсызлыкны пропагандалауга бәйле чаралар тиешенчә үткәрелде.
7 гыйнварда "Юбилейный" паркында Раштуа бәйрәменә багышланган халык күңел ачулары узды.
Ел саен Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Петрович Хрущевка ярдәм итү инде күркәм традициягә әйләнде. 2020 елның җиденче гыйнварында Георгий Петровичка 93 яшь тулды.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чукындыру коенуы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртте.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 9 гыйнварда аязучан болытлы һава, төнлә, иртә белән явым-төшемсез, томан. Көндез урыны белән кар, буран.
Бүген Лениногорск бала тудыру йортыннан 2020 елның беренче сабыен тантаналы төстә өенә озаттылар. Татарстан АССРның юбилее елында беренче булып Әминә Минәхмәтова туды, ул 2020 елның 3 гыйнварында дөньяга килде. Альбина һәм Денис Минәхмәтов өчен Әминә гаиләдә икенче бала.