Бүген Лениногорск бала тудыру йортыннан 2020 елның беренче сабыен тантаналы төстә өенә озаттылар. Татарстан АССРның юбилее елында беренче булып Әминә Минәхмәтова туды, ул 2020 елның 3 гыйнварында дөньяга килде. Альбина һәм Денис Минәхмәтов өчен Әминә гаиләдә икенче бала.
Бу тантаналы вакыйга белән Минәхметовлар гаиләсен котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова, ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигалямова, “Лениногорск үзәк район хастаханәсе”нең баш табибы Сергей Кобзарев, акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Николай Багаев һәм башка медицина хезмәткәрләре килде.
Сабыйның тууы белән котлап, район башлыгы Рәгать Хөсәенов әти-әниләренә туу турында таныклык, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан юбилей медален, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Балага ныклы сәламәтлек, ә ата-анага бәхет телибез.