Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
2020 елның 11-12 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә 21 яшькә кадәрге (2000-2002 елгы) яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Мордва «Эрзянка» халык ансамбле үзенең «Минь тыненк казтянк валдо седей» юбилей концертына чакыра. Концерт 29 гыйнварда 15.00 сәгатьтә узачак.
2020 нче елның 10 нчы гыйнварында Лениногорск шәһәрендә, Карл Маркс урамы, 100 нче йортында янгын чыгып, аның нәтиҗәсендә йортның торак мәйданы янды. Янгынның сәбәбе-электр үткәргечнең кыска ялганышы. Шунысы куандыра, зыян күрүчеләр юк.
Ел саен, 18-19 гыйнвар төнендә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары алдыннан һәм барлык православие гыйбадәтханәләрендә дә суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бу көннәрдә, гадәттәгечә, меңләгән кеше буада коена, табигый чыганакларга ашыга.
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә бераз кар. Иртән, көндез юеш кар. Аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 8-13 м/с, урыны-урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә -6..-9˚. Көндез иң югары температура 0..-3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре.
10 гыйнвар көнне сугыш һәм хезмәт ветераннары Әнисә Ярулла кызы Шакирова, Кәримә Зөфәр кызы Вәлиева, Нина Григорьевна Казакова, Глафира Павловна Матвеева үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава, зур булмаган кар.
Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннанн никахны теркәү тантанасы булды. Быел иң беренчеләрдән булып Рафис Вәлиев һәм Мария Москвичева гаилә корды.
2020елның 3 гыйнварыннан 5 гыйнварына кадәр Урыссуда 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ХХ ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 12 шәһәре катнашты: Казан, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Урыссу, Бөгелмә, Баулы һәм Лениногорск.