"Логос" үзәге волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Хрущевка ярдәм күрсәтте

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ел саен Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Петрович Хрущевка ярдәм итү инде күркәм традициягә әйләнде. 2020 елның җиденче гыйнварында Георгий Петровичка 93 яшь тулды.

Бу көнне “Логос” үзәге волонтерлары -  Александра Антонова, Елизавета Федорова, Владислава Николаева, Рената Алтынбаева, Гүзәлия Гыйльманова, Юрий Измайлов, Дамир Гайсин, Рәфкать Әһдиев, педагог-психолог - Диләрә  Мортазина  җитәкчелегендә  сугыш ветераны  Георгий Петровичка зур ярдәм күрсәттеләр.

Кызлар өйне җыештырса,  егетләр өй түбәсен, территорияне кардан чистартты. Соңрак, эш тәмамланганнан соң,  ветеранның  туган көне хөрмәтенә   табын  әзерләп, бергәләшеп  чәй дә эчтеләр. 

 "Зур рәхмәт сезгә, минем кадерлеләрем. “Логос” үзәге директоры -  Ольга Викторовнага, педагог-психолог Диләрә Раисовнага һәм барлык волонтерларга, онытмаганыгыз  һәм картларга ярдәм итүегез өчен”, - диде ветеран.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International