Лениногорскиның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә «Кышкы каникуллар» дигән профилактик чаралар узды

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү  һәрвакыт актуаль. Чөнки балалар  юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә үзләштереп калмый, юлда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә дә өйрәнә. Шулай итеп, барлык яшь төркемнәрендә юлларда куркынычсызлыкны пропагандалауга бәйле чаралар  тиешенчә  үткәрелде. 

Беренче һәм икенче төркем балалары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мультфильмнар карадылар. Алар яктылык кайтаручы элементлар  белән таныштылар, светофорның төсләрен кабатладылар, юлны ничек дөрес узарга кирәклеген белделәр.

Урта төркем балаларын  тәрбиячеләре Т.Л. Шавалеева шәһәр урамнары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә "алып китте". Алар бергәләшеп юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар. Яктылык кайтаручы элементлар һәм аның сигналлары турындагы белемнәрен арттырдылар, юл билгеләренең  әһәмияте турындагы белемнәрен системалаштырдылар, җир өсте һәм һава транспорты турындагы белемнәрне ныгыттылар.

Өлкән төркемдә юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрелде, анда балалар урамда үз-үзләрен тоту, юл хәрәкәте кагыйдәләре, транспортның төрле төрләре турында белемнәрен арттырдылар, юл билгеләре һәм транспорт турындагы табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International