2020 елның 11-12 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә 21 яшькә кадәрге (2000-2002 елгы) яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
3нче комплекслы спорт мәктәбе укучысы Илмир Минегулов 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урынны алды. Илмир Татарстан Республикасы җыелма командасы составында март аенда Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.