2020елның 3 гыйнварыннан 5 гыйнварына кадәр Урыссуда 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ХХ ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 12 шәһәре катнашты: Казан, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Урыссу, Бөгелмә, Баулы һәм Лениногорск.
Татарстан Республикасы беренчелегендә Егор Илюхин 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүче булды. Үз авырлык категорияләрендә Сергей Чатуров, Кирилл Маркин , Степан Таратынов икенче булсалар, пьедесталның өченче баскычында- Ленар Самигуллин .
Ачык турнирда 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә Роберт Шаймөхәммәтов бронза медаль яулады.
8 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча «Снежинка»традицион турниры узды. Артур Маилян, Әмирхан Хәбиров, Артем Дәүләтшин, Альберт Минһаҗев , Богдан Бадретдиновтурнирның бронза призерлары булдылар.