Лениногорскида 2020 елның беренче никахы теркәлде

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннанн никахны теркәү тантанасы булды. Быел иң беренчеләрдән булып Рафис Вәлиев һәм Мария Москвичева гаилә корды.

Яшь парны башкарма комитет җитәкчесе Зәлфия Михайлова  котлап, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль, бүләк тапшырды.

ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннегалямова җылы теләкләр ирештерде, гаиләнең нык булуын теләде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International