ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Лениногорск районында булды. Сәфәрнең төп максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына узган җыелышларында катнашу.

2019 елда Татарстан Росреестры мөрәҗәгать итүчеләргә, хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу өчен бирелгән 54 меңнән артык документлар пакетын карап тикшермичә генә кире кайтарган. 2018 елда бу сан 43 меңгә якын иде. Үсеш тенденциясе күзгә күренеп тора.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 31 гыйнварда төнлә һәм көндез аязучан болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

2020 елның 29-30 гыйнвар төнендә Лениногорскида «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән 1900 куб.м. дан артык кар чыгарылды. Кар Садриев һәм Горький урамнары (Кутузов урамыннан алып Заварыкин урамына кадәр) маршрутлары буенча чистартылды.

27 гыйнварда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы коллегиясе булды.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган җыр-2020»патриотик җырлар конкурсы игълан ителә.

30 гыйнварда «Җаваплы ата-ана булу» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында социаль педагогы Оксана Лямова «Сәламәт булу - бәхетле булу» лекциясе уздырды. Әлеге технология гаиләне педагогик озата баруга, ата-аналарның рухи-әхлакый культурасын формалаштыруга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, гаилә иминлеген профилактикалауга юнәлдерелгән.

28.01.2020 елда озын гомерле Черняева Валентина Григорьевна үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 99 яшь тулды. Әлеге дата белән аны волонтерлар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре котлады

29 гыйнварда Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында "Инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүне оештыру турында"дигән темага инвалидлар эшләре буенча совет утырышы узды.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 30 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International