2019 елда Татарстан Росреестры мөрәҗәгать итүчеләргә, хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу өчен бирелгән 54 меңнән артык документлар пакетын карап тикшермичә генә кире кайтарган. 2018 елда бу сан 43 меңгә якын иде. Үсеш тенденциясе күзгә күренеп тора.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина билгеләп үткәнчә, күп кенә гражданнар күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле документларны әзерләүгә игътибарлырак карасалар, әлеге ситуацияне булдырмас иде. Чөнки асылда, документлар каралмыйча гына кире кайтарылырга мөмкин булган сәбәпләр күп түгел. Тулаем алганда, «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль закон белән документларны караусыз кире кайтару өчен түбәндәге нигезләр каралган.
- Әгәр электрон рәвештә бирелгән гаризаларның һәм документларның форматы норматив-хокукый җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән форматка туры килмәсә.
- Әгәр физик затныкы булган күчемсез милек объектына күчүне дәүләт теркәвенә алу, милек хокукын туктату турындагы гариза һәм аңа кушып бирелә торган документлар электрон документлар һәм (яки) электрон документларның көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган рәвешләрендә тапшырылса һәм бу очракта әлеге Федераль законның 36.2 статьясында билгеләнгән таләпләр үтәлмәгән очракта.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.