Лениногорскида инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнварда Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында "Инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүне оештыру турында"дигән темага инвалидлар эшләре буенча совет утырышы узды.

Киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск инвалидлар җәмгыяте һәм «Дари добро» оешмасы рәисләре, федераль миграция хезмәте вәкилләре һәм башка хезмәт вәкилләре катнашты.

Социаль иминият фонды вәкиле инвалидларның теге яки бу тернәкләндерү чараларын кайсы нигезләрдә ала алуларына җентекле аңлатма бирде. Әлеге процессны регламентлаштыручы төп документ булып "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль законның 10, 11 һәм 11.1 статьялары тора.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International