ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лениногорск районында булды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасы eрман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Лениногорск районында булды. Сәфәрнең төп максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына узган җыелышларында катнашу.

Лениногорск районында утырыш Лениногорск шәһәрендәге "Лениногорск урман хуҗалыгы" ДБУ административ бинасы базасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.

Җыелышта төп доклад белән "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов чыгыш ясады. 2019 елда урманчылык территориясендә 212 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 58 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 515 га – урман культураларын агротехник карау, 144 га – аларны эстәп утырту, 0,7 га урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде. "Ел дәвамында урман хуҗалыгы тарафыннан 457 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 344 мең стандарт утырту материалы үстерелде", – дип билгеләп үтте Александр Степанов.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1 меңнән артык патрульлек уздырылган һәм административ хокук бозулар турында 39 беркетмә төзелгән.

Аның сүзләренә караганда, урман патологиясе буенча – 2 мең га мәйданда, 70 га санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм сайлаган эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде. "Урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнүгә, урман законнарын бозу очракларын ачыклауга һәм кисәтүгә, стандарт утырту материалы үстерүгә һәм файдалану өчен исәпләнгән диләнкеләрне үзләштерүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм", – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International