2020 елның 29-30 гыйнвар төнендә Лениногорскида «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән 1900 куб.м. дан артык кар чыгарылды. Кар Садриев һәм Горький урамнары (Кутузов урамыннан алып Заварыкин урамына кадәр) маршрутлары буенча чистартылды.
Кар чыгару буенча эш 2020 елның 30 гыйнварында 18:00 сәгатьтә дәвам итәчәк. Сезне 2020 елның 30 гыйнварында кичке вакытта сәфәрләрне планлаштырганда игътибарга алуыгызны сорыйбыз.
Шулай ук 2020 елның 31 гыйнварында сәгать 8: 00 дән шәһәрнең үзәк мәйданыннан кар чыгарылачак.
Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, урамнарны кардан чистартканда, сездән автомобильләрегезне юл кырыенда калдырмавыгызны сорыйбыз.
Шәһәр урамнарын һәм ишегалды территорияләрен чистарту буенча гаризалар Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына (85595) 5-06-12, 8 (85595) 5-14-48 телефоннары буенча кабул ителә.