ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Халык арасында узган елгы үләнне яндыру яшь үләннең үсешен тизләтә, дигән миф йөри. Коры үлән яшь үсентеләр өчен киртә түгел.  Коры үләнне яндырганда, кешеләр черемә барлыкка килү процессын боза һәм туфракның уңдырышлылыгын киметә. Яндыру үсемлекләрнең үсүен киметә. Яндырган очракта күп  кенә бөҗәкләр һәлак була,  кош ояларының урынын юк итә.

7 майда Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлады.

7 майда Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов "Хәтер бакчасы" халыкара акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында урман-парк зонасында һәм “Сугышчан Дан” аллеясында 75 чыршы утыртылды.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорскида шәһәр юлларында чокырларны ямау буенча эшләр дәвам итә.

Лениногорск районында Ивановка авыл җирлегендә һәйкәлләрне һәм обелискларны төзекләндерү һәм җыештыру эшләре бара.

Җирле кеше социаль челтәрләрдә «Салям» кибете янындагы ачык кое турында хәбәр итте.

Лениногорскида көн саен график буенча күпфатирлы йортларның керү урыннарын дезинфекцияләү эше дәвам итә. Белгечләр дезинфекция чаралары кулланып подъездларны җыештыралар. Бу чара коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен кирәк.

Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре уңаеннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 12 майдан Татарстан укучылары дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк.


Ишегалларны dvor.tatar сайтында «Документлар» бүлегендә табарга мөмкин. Йортларда яшәүчеләрнең шәрехләрен схема басылып чыкканнан соң җиде көн эчендә кабул итәләр.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:

2020 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны-урыны белән көчле көньяк-көнчыгыш җиле көтелә. Җил тизлеге 15-17 м/с


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International