Лениногорск районында Ивановка авыл җирлегендә һәйкәлләрне һәм обелискларны төзекләндерү һәм җыештыру эшләре бара.
Михайловка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелгән һәм ремонтланган, Аккүл авылында 2019 елның көзендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар диварына капиталь ремонт ясалган, хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре тәмамланган, Ивановка авылында Азат итүче һәйкәлен төзекләндерү эшләре башкарылган.
Авыр вәзгыять аркасында Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен бәйрәм итү быел күчерелә, әмма Лениногорск районы халкы үз каһарманнарын онытмый.
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады...