Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

2020 елның 8 мае, җомга

7 майда Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов "Хәтер бакчасы" халыкара акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында урман-парк зонасында һәм “Сугышчан Дан” аллеясында 75 чыршы утыртылды.

«Үсемлекләрне яхшы караячаклар. Алар хәтер символы булырга тиеш, чөнки агач тормыш символы булып тора. Һәр агач - Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, тыныч буынның рәхмәте билгесе буларак, хәтер символы", - дип билгеләп үтте Лениногорск районы Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International