Лениногорскида юллардагы чокырларны ямау дәвам итә

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорскида шәһәр юлларында чокырларны ямау буенча эшләр дәвам итә.

Бүген «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән Белинский урамында ремонт эшләре бара. Юл хезмәтләре авария хәлендәге чокырларны бетерүгә төп басым ясый.

Лениногорск муниципаль районында юл-урам челтәрен ремонтлау буенча 3 программа эшли. Бу программалар: «Асфальт өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау» - урамнарның 10 участогын ремонтлау, «Татарстан Республикасы районында вак таш-ком катнашмасыннан өслек салып, юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» - урамнарның 13 участогын, «Лениногорск муниципаль районының гомуми кулланылыштагы җирле әһәмияттәге юлларында юл эшләре» - 20 объектны, шул исәптән 11 тротуарны. Юлларның бер өлеше, программага бәйле рәвештә, вак таш катнашма белән каплана, кайбер көчләр юл полотносын һәм ишегалды территорияләрен чокырлы һәм капиталь ремонтлауга юнәлдерелгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International