12 майдан укучылар дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәкләр

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре уңаеннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 12 майдан Татарстан укучылары дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк.

Укуларны 23 майда 1-8 сыйныф укучылары дистанцион форматта тәмамлар дип планлаштырыла. Өлкән сыйныф укучылары - 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары - уку елын 30 майда тәмамлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International