ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

2020 елның 17 мае-Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне, ул бөтен дөньяда ел саен майның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Нык гаилә - дәүләтебезнең нигезе ул. Илдар һәм Гөләндәм Солтановлар гаиләсе мисалында бергәләп тату яшәргә, үз балаларын яратырга һәм гаилә традицияләрен ныгытырга кирәклеген күрсәтергә мөмкин.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көнен оештыра.

Яңа COVID-19 коронавирус йогышын булдырмау һәм таратмас өчен азык-төлек булмаган товарлар кибетләренең эшен оештыру буенча тәкъдимнәр.

Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан хокукларны дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору турындагы карарларның нибары 0,26%ы гына чыгарылган.  Бу 2020 елның мартына караганда 60 процентка кимрәк.  Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүчеләрнең берсенә дә диярлек хокукларны теркәүдән баш тартмаган!

ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» гы 374 нче карары нигезендә, 12 майдан республика халкы ваклап сату объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлекләр (ресираторлар) һәм перчаткалар кияргә тиеш.

Яңа коронавирус йогышын (covid-19) булдырмау һәм таратмау максатыннан ателье эшен оештыру буенча киңәшләр.

Хөрмәтле лениногорскилылар, Лениногорск районы халкы!

Бу искиткеч гаилә бәйрәме - Халыкара гаилә көне белән иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Хокук сакчылары шәһәр һәм район халкына югары әзерлек режимының яңа таләпләрен аңлата.

2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International