Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша үткәрде.
Әлеге акча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле һәр балага бирелә, төп шарт –балага агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр бу яшькә җиткән булуы, гаиләнең ана капиталына хокукы булу-булмавы мөһим түгел.
Халыкара гаилә көне кысаларында «Логос» психологик-педагогик ярдәм һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге МБУ педагоглары берничә чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +4..+7˚.
Көндез максималь һава температурасы +14..+18˚.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 маенда көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда чакта башланса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
Метеорология күренешләренең ешлыгы турындак кисәтү - консультация. 15 майда 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
2020 елның 16 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 16 м/с кадәр көчле җил көтелә.
18 майдан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75еллыгына багышланган бердәм кайнар линия җибәрә. Әлеге кайнар линия көн саен 8.00-12.00 сәгатьләрдә 29 майга кадәр уза.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү планын тормышка ашыру максатыннан, Лениногорскида хезмәтне саклау буенча документаль тикшерү үткәрелде. Тикшерү профсоюз оешмасы тарафыннан Мәгариф идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелде. Хезмәтне саклау буенча документлар 92 мәгариф оешмасында дистанцион рәвештә тикшерелде. Тикшерүнең максаты: хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту, хезмәтне саклау буенча документлар алып баруда ярдәм күрсәтү.
Дөньяда коронавирус пандемиясе котыра. Авырудан дарулар табылмаган вакытта, табиблар, сәламәтлекләрен саклау өчен, гигиена кагыйдәләрен сакларга: кулларны сабын белән юарга, саклагыч битлекләр, перчаткалар киеп йөрергә киңәш итә.