Лениногорскида эшмәкәрләр өчен бердәм "ачык ишекләр" көне узачак

2020 елның 15 мае, җомга

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көнен оештыра.Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “ачык ишекләр” Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү алдан язылу буенча (885595)5-36-64) телефон номеры буенча башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International