ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» гы 374 нче карары нигезендә, 12 майдан республика халкы ваклап сату объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлекләр (ресираторлар) һәм перчаткалар кияргә тиеш.
Клиентларга һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәткәндә шәхси саклану чараларын мәҗбүри файдалану сатучыларның үзләренә дә, эшчәнлекләре күп санлы гражданнарга хезмәт күрсәтү белән бәйле затларга да кагыла.
Әйтик, полиция хезмәткәрләре 13 май көнне шәхси эшмәкәргә карата административ беркетмә төзегән, ул үз кибетендә шәхси саклану чарасыннан башка килгән сатып алучыларга хезмәт күрсәтү рөхсәт иткән. Шулай итеп, сатып алучылар сәүдә нокталарында битлек һәм перчаткалар булмаса, җаваплылыкка алар да, вазыйфаи затлар да тартыла. Сүз уңаеннан, әлеге хокук бозу, РФ КоАП 20.6.1 ст. нигезендә, гражданнарга бер меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга - йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, полиция хезмәткәрләре штраф салмый, аларның бурычы хокук бозуларны ачыклаганда, административ материал җыярга һәм судка карап тикшерү өчен җибәрергә – штраф салу яки кисәтү белән чикләнергә дигән карар кабул итәргә тиеш.
Санитар - эпидемиологик таләпләрне үтәүне тикшерү һәм коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан тәртип сакчылары тарафыннан үткәрелә торган рейд чаралары көн саен үткәрелә. Җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларыннан башка булуны аңлап кабул ителгән чараларга каравыгызны сорыйбыз.