Нык гаилә - дәүләтебезнең нигезе ул. Илдар һәм Голяндям Солтановлар гаиләсе мисалында бергәләп тату яшәргә, үз балаларын яратырга һәм гаилә традицияләрен ныгытырга кирәклеген күрсәтергә мөмкин.
Гаиләгә нигез салынганнан бирле Илдар Гәрәй улы һәм Гөләндәм Шәрип кызы «Без бергә – Мы вместе!» дигән девиз астында яшиләр.
Илдар һәм Гөләндәм Лениногорск районының Сугышлы авылында туа, бергә беренче сыйныфка баралар һәм мәктәпне тәмамлаганчы укыйлар. 1971 елда законлы никахлашалар.
Илдар Гәрәй улының бөтен хезмәт эшчәнлеге Ромашкино РНУда уза, ул анда пенсиягә кадәр эшли. Эш вакытында Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Гөләндәм Шәрип кызы гомерен балалар укытуга багышлый, ул 39 ел мәктәптә хезмәт куя. Мәктәптә эшләгән дәвердә күп санлы бүләкләре бар, аның хезмәте республика тарафыннан югары бәяләнеп, аңа «Халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелә.
Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Гүзәл әнисе юлыннан китә, ул Тимәш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Улы Айдар Ромашкино РНУда эшли. Улы Ленар Казан шәһәрендә архитектор.
Гаилә көне алдыннан Солтановлар гаиләсенә бер-берсенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт телисе килә.
Мондый гаиләләр мисалында без үсеп килүче буынны тәрбиялибез, гаилә кыйммәтләрен кадерләргә һәм сакларга өйрәнәбез.