Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү планын тормышка ашыру максатыннан, Лениногорскида хезмәтне саклау буенча документаль тикшерү үткәрелде. Тикшерү профсоюз оешмасы тарафыннан Мәгариф идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелде. Хезмәтне саклау буенча документлар 92 мәгариф оешмасында дистанцион рәвештә тикшерелде. Тикшерүнең максаты: хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту, хезмәтне саклау буенча документлар алып баруда ярдәм күрсәтү.