Күчемсез милек рәсмиләштерү буенча ике атналык кайнар линия старт ала

2020 елның 15 мае, җомга

18 майдан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75еллыгына багышланган бердәм кайнар линия җибәрә. Әлеге кайнар линия көн саен 8.00-12.00 сәгатьләрдә 29 майга кадәр уза.

Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләре (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә. 

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

Искә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстан Росреестры агымдагы елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк «Ике айлык ветераннар» социаль акциясен үткәрә. Әлеге акция кысаларында күчемсез милек объектларына ветераннарның хокукларын дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве өч көн эчендә уздырыла! Шул ук вакытта әгәр ветеран мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның берсе яки сатып алучыларның берсе), социаль акциянең эшчәнлеге барлык документлар пакетына кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International